Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Йогурт шулай әзерләнә

Хәзер кибеттә йо­гурт­ларның төрлесе сатыла. Тик аның сыйфаты нинди булуы гына шикле. Ә менә өйдә әзерләнгән йогурт тәмле дә, файдалы да була.

Кайбер хуҗабикәләр йогурт ясау өчен озак саклана торган стерильләштерелгән сөт куллана. Мондый сөт югары температурада эшкәртелә, шуңа да анда бактерияләр, микроблар калмый. Яңа сауган авыл сөтеннән әзерләгән йогурт исә аеруча тәмле һәм куе була.

 

Башта барлык савытларны: йогурт ясау өчен банкаларны, кашыкны, сөт кайната торган кәстрүлне яхшылап юып, өсләренә кайнар су коеп, чайкатабыз. Сөтне кәстрүлгә салып, 37-42 градуска кадәр җылытабыз һәм ачыткы кушып болгатабыз. Йогурт ачыткысын кибеттән яисә аптекадан сатып алырга була. Хәзер аларның төрлесе бар. Яхшылап болгатылган сөтне банкаларга салып, 8-12 сәгатькә җылы урынга куябыз. Бу вакыт эчендә банкаларны кузгатырга ярамый, селкетсәгез, йогурт килеп чыкмый.

 

Оеган йогуртны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Дөрес ясалган йогурт бик куе булырга тиеш, хәтта банканы әйләндергәндә дә ул түгелми. Өсте шома, ялтырап тора. Тәме бераз гына әчкелтем, үзе йомшак.

 

Үзең эшләгән йогуртта микрофлораны яхшырта торган файдалы микроорганизмнар саклана. Ул аеруча балалар һәм өлкәннәр өчен бик кирәкле ризык, ашкайнату системасын җайга сала.

 

Мондый йогуртка бал, кайнатма, мюсли, җиләк-җимеш кушып җибәрсәң, телне йотарлык тәмле була.

 

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X