Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Йорттагы вак чебеннән котылу серләре

Өйдә гөл үстерергә яратучылар еш кына, ел фасылына карамый, гөл төбендә вак чебеннәр очып йөрүен күрә. Көтелмәгән "кунак"лар барлыкка килгән икән, гөлне ташларга ашыкмагыз. Суны чамадан тыш сибү, гөл утыртканда туфракның дезинфекцияләнмәгән булуы - төп сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Чебеннәр үсемлеккә зыян китерми дип күпләр ялгыша. Алар гөл төбенә йомырка...

Өйдә гөл үстерергә яратучылар еш кына, ел фасылына карамый, гөл төбендә вак чебеннәр очып йөрүен күрә. Көтелмәгән "кунак"лар барлыкка килгән икән, гөлне ташларга ашыкмагыз.

Суны чамадан тыш сибү, гөл утыртканда туфракның дезинфекцияләнмәгән булуы - төп сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Чебеннәр үсемлеккә зыян китерми дип күпләр ялгыша.

Алар гөл төбенә йомырка сала. Бу, үз чиратында, тамырларга бик начар тәэсир итә. Чәчкә кибетләрендә зыян китерүче бөҗәкләргә каршы төрле дарулар сатыла. Аларны кулланганда, чебеннән котылып була. Халык ысулларына килгәндә, түбәндәгеләр­не истә тотарга кирәк:

* гөл савытындагы туфракны һәрвакыт тикшереп торырга;

* суны чамалап сибәргә;

* туфракка сарымсак турап салу да ярдәм итә;

* әфлисун кабыгын кую да чебеннәрне куркыта;

* көл сибәргә мөмкин;

* марганцовкалы су сибү киңәш ителә.


Йорттагы вак чебеннән котылу серләреБу ысулларның да ярдәме тимәсә, гөлнең сәламәт тамырларын зарарлысыннан аерырга һәм махсус дарулар белән эш­кәртергә кирәк.

Шуңа игътибар итү зарур: бу эшләрне башкарганда бүлмәне озак итеп җилләтү мөһим. Гөл­ләрне балалар, йорт хайваннары өйдә булмаганда дәва­ларга кирәк.

Кибетләрдә вак чебеннән махсус ябышкак кәгазь сатыла. Беренче чебенне күрү белән туфракка кадап куйсагыз, нәтиҗәсе көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев