Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

22 яшьлек Сочи кешесе, гаиләсен үтертү өчен, 3 миллионга киллер яллаган

Сочи кешесе якыннарының тормышын өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган. Полиция хезмәткәрләренең берсе "киллер" ролен алган. Гаепләнүче аңа бүлмәләрнең...

Сочи кешесе якыннарының тормышын өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган.

Полиция хезмәткәрләренең берсе "киллер" ролен алган. Гаепләнүче аңа бүлмәләрнең ничек урнашуын, күзәтү камерасы һәм эт барлыгын аңлаткан.

26 гыйнварда егет әлеге эшне башкарачак кеше белән кабат очрашкан. "Ялланучы" аңа гаиләсенең үтерелгәнлеге турында дәлилләр алып килгән. Түләүнең калганын фатирны саткач бирәчәге турында язу алган.

Шикләнелүчене акчаның беренче өлешен тапшырганда тоткарлаганнар. Хәзер аңа "Яллап ике яки аннан күбрәк кеше үтерүне әзерләү" маддәсе буенча гаепләү белдереләчәк.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X