Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Ак барс" хоккейчылары юбилей матчында да җиңелде. Алга таба ни булыр?

"Ак Барс" хоккейчылары клубның 60 еллыгын бәйрәм иткән көнне үз бозында Магнитогорскиның "Металлург" командасына оттырды - 0:1. Әлеге җиңелү "Ак Барс"ның рәттән бишенче уңышсыз уены булды. Шунысын да әйтергә кирәк: 60 еллык юбилей уңаеннан казанлылар әлеге матчка ретро-формадан чыкты, уен алдыннан ветеран хоккейчылар тәбрикләнде, хәтта матч төгәлләнгәч бәйрәм хөрмәтенә салют...

"Ак Барс" хоккейчылары клубның 60 еллыгын бәйрәм иткән көнне үз бозында Магнитогорскиның "Металлург" командасына оттырды - 0:1.

Әлеге җиңелү "Ак Барс"ның рәттән бишенче уңышсыз уены булды. Шунысын да әйтергә кирәк: 60 еллык юбилей уңаеннан казанлылар әлеге матчка ретро-формадан чыкты, уен алдыннан ветеран хоккейчылар тәбрикләнде, хәтта матч төгәлләнгәч бәйрәм хөрмәтенә салют та оештырылган иде. Хоккейчылар гына җиңү бүләк итә алмады.

- Егетләргә үпкә белдерә алмыйм. Бирелеп уйндалыра, бик яхшы уен булды, - диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Кызганычка каршы гол кертә алмадык. Тулаем алганда команда яхшы уйнады. Тамашачыларга да рәхмәтем зур - кирәк вакытта көч бирәләр, трибуналар тулган иде.

- Биш уенда рәттән җиңелүне ничек бәялисез? Командада нинди микроклимат хөкем сөрә?

- Микроклимат - эшлекле. Әйе, уңышсыз уеннар булды. Әмма бүгенге уен безнең мөмкинлекләр булуын күрсәтте. Һәр уенга җитди әзерләнергә һәм, әлбәттә, гол кертергә кирәк.

- Плей-оффта төп капкачының кем булачагын ачыкладыгызмы әле?

- Вакыт бар әле. Эмиль бүген начар уйнамады. Карарбыз.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Металлург" (Магнитогорск). 0:1 (0:1, 0:0, 0:0). Гол: Вольски, 18:27.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X