Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Балаларны саклагыз – 5 яшьлек малай батып үлгән

Кызганычка каршы, балаларда курку хисенә караганда кызыксыну көчлерәк. Шуңа да аларны караучысыз калдырмасак иде. Кичә Татарстанда куркыныч урында ялгызлары гына уйнау, бер баланың гомере өзелүгә китергән. 8 апрельдә 14.02 сәгатьтә, Югары Ослан районы коткаручыларына Ямбулат авыл җирлеге башлыгыннан 5 яшьлек баланың югалуы турында хәбәр керә. Ачыкланганча, 2011 елгы малай үз...

Кызганычка каршы, балаларда курку хисенә караганда кызыксыну көчлерәк. Шуңа да аларны караучысыз калдырмасак иде. Кичә Татарстанда куркыныч урында ялгызлары гына уйнау, бер баланың гомере өзелүгә китергән.

8 апрельдә 14.02 сәгатьтә, Югары Ослан районы коткаручыларына Ямбулат авыл җирлеге башлыгыннан 5 яшьлек баланың югалуы турында хәбәр керә. Ачыкланганча, 2011 елгы малай үз өеннән 100 метр ераклыкта ике абыйсы (бертуган һәм ике туган) белән елга буенда уйнап йөргән. Елганың киңлеге - 3, тирәнлеге 2 метр диелә. Елга аркылы бүрәнә яткан. Балалар икенче ярга чыгарга теләп, шул бүрәнә буйлап атлаган. Олыраклары чыга алса да, кечкенәсе елгага егылып төшкән. Абыйларының берсе ярдәмгә кеше чакырырга чапкан, ә икенчесе батучы малайны коткарырга тырышып караган. Әмма киеме юешләнгән кечкенә малай төпкә киткән.

Коткаручылар водолазлар ярдәмендә малайны 1,5 метр тирәнлектән, бәла булган урыннан 250 метр читтән табып алган.

Ачы хәсрәт килгән гаиләнең кайгыларын уртаклашабыз! Ходай Тәгалә сабырлык бирсен сезгә...

Фотода: бала суга егылып төшкән урын

Фото һәм чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X