Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Берьюлы ике фаҗига: алкоголь куллану яхшыга илтми

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 8 апрельдән 9 ына каршы төндә бер-берсенә охшаш ике фаҗига теркәлгән. Чаллыда 32 яшьлек ир-ат дусты белән исерткеч эчемлекләр кулланып утырганда, ялгыш кына талашып китәләр. Нәтиҗәдә, сугыша ук башлыйлар. Әлеге ир дустына пычак белән кадаганын сизми дә кала. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылуда...

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 8 апрельдән 9 ына каршы төндә бер-берсенә охшаш ике фаҗига теркәлгән.

Чаллыда 32 яшьлек ир-ат дусты белән исерткеч эчемлекләр кулланып утырганда, ялгыш кына талашып китәләр. Нәтиҗәдә, сугыша ук башлыйлар. Әлеге ир дустына пычак белән кадаганын сизми дә кала. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылуда гаепләнүче тоткарланган инде...


Шундый ук фаҗига Казанда да теркәлә. Төнлә белән хастаханәләрнең берсенә яраланган 19 яшьлек егет китерелә. Озак та үтми, аңа пычак белән кадаган кешене дә кулга алалар. Бу - аның 25 яшьлек танышы булып чыга.

Интертат

фото: vsluh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев