Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген Габдулла Тукайның тууына 130 ел - шул уңайдан Татарстанда нинди чаралар үтә?

Бүген, 26 апрель көнне, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан күп төбәкләрдә чаралар үткәрелә. Казанда иртәнге сәгать 9да, Тукай скверында Габдулла Тукай һәйкәленә җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек катнашында чәчәк салу тантанасы булды. Ә иртәнге сәгать 10да Островский урамы, 10 адресы буенча урнашкан Яшь тамашачы театры бинасына...

Бүген, 26 апрель көнне, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан күп төбәкләрдә чаралар үткәрелә.


Казанда иртәнге сәгать 9да, Тукай скверында Габдулла Тукай һәйкәленә җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек катнашында чәчәк салу тантанасы булды.

Ә иртәнге сәгать 10да Островский урамы, 10 адресы буенча урнашкан Яшь тамашачы театры бинасына Г.Тукайга мемориаль такта кую тантанасы үткәрелә. Берничә минуттан - 11:00 сәгатьтә Шигърият бәйрәме башлана. Әлеге традицион чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Тукай һәйкәле янында уздырыла.

Төштән соң М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана оештырыла.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X