Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чистайда янгында өч кеше һәлак булды

Чистайда янгында өч кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Чистай шәһәренең Тынычлык урамында урнашкан 15А йортта яшәүчеләр бүген иртәнге өчләр тирәсендә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына янгын турында хәбәр иткән. Шаһитлар Тынычлык урамындагы ике катлы йортта...

Чистайда янгында өч кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Чистай шәһәренең Тынычлык урамында урнашкан 15А йортта яшәүчеләр бүген иртәнге өчләр тирәсендә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына янгын турында хәбәр иткән. Шаһитлар Тынычлык урамындагы ике катлы йортта бер фатирның януы хакында әйткән.

Гадәттән тыш булган урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән, ут белән көрәшүчеләр аны бик тиз сүндергән.

Фатирны тикшергән вакытта, өч кеше мәетенә тап булалар. Аларның берсе 80 яшьлек хатын-кыз, икенчесе 48 яшьлек ир-ат булып чыга. Өченчесенең кем икәнлеге әлегә билгеле түгел.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булырга мөмкин.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев