Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Камал театры кассасында Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләүчеләр спектакльгә бушлай керә ала

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Шигырь сөйлә һәм билет от" дигән үзенчәлекле акция игълан итте. "Яшь йөрәкләр" спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Габдулла Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә, бер...

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Шигырь сөйлә һәм билет от" дигән үзенчәлекле акция игълан итте. "Яшь йөрәкләр" спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Габдулла Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә, бер дүртюллык) кирәк.

Акция бары бер көн генә көннең санаулы сәгатьләренә исәпләнгән: 26 апрельдә 15.00-18.00 сәгатьләрдә. Әлеге махсус тәкъдим 26 апрельдә 19.00 сәгатьтә булачак "Яшь йөрәкләр" спектакленә генә кагыла. Шигырь сөйләгән өчен билет беренче билет сатып алынган очракта гына бирелә, дип аңлата театрның матбугат хезмәте.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 293-03-74.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев