Казан метросында ир-атта граната-төпчек савыты тапканнар
3 апрель көнне Казан метросында полиция хезмәткәрләре Казан банкларының берсендә инкассатор булып эшләүче ир-атның сумкасында граната-төпчек савыты тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Казанда «Авиатөзелеш» станциясендә 17.00 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре ир-атны чит предмет юкмы икәнлеген карау өчен туктатып, сумкасында граната-төпчек савыты тапканнар....
3 апрель көнне Казан метросында полиция хезмәткәрләре Казан банкларының берсендә инкассатор булып эшләүче ир-атның сумкасында граната-төпчек савыты тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казанда «Авиатөзелеш» станциясендә 17.00 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре ир-атны чит предмет юкмы икәнлеген карау өчен туктатып, сумкасында граната-төпчек савыты тапканнар.
Ул 46 яшьлек җирле банкларның берсендә инкассатор булып эшләүче ир-ат булган, ә табылган әйбер - декоратив граната-көл савыты булып чыккан һәм аның әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч янамавы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев