Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән

Казанның Мәскәү районында фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич янгын элемтә үзәк пунктына Коломенская урамындагы дүрт катлы 26нчы йорт фатирларының берсендә янгын чыгу хәбәре алынган. Урында 3, 7нче янгын-коткару частьләре,...

Казанның Мәскәү районында фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич янгын элемтә үзәк пунктына Коломенская урамындагы дүрт катлы 26нчы йорт фатирларының берсендә янгын чыгу хәбәре алынган.
Урында 3, 7нче янгын-коткару частьләре, электр һәм газ, медицина һәм полиция хезмәткәрләре, дознаватель эшләгән.

Янгын сүндерүчеләрне каршылаучылар эчтә кешеләр булу мөмкинлеген җиткергән. Өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән куе төтен бреп чыккан. Коткаручылар килгәнче, 10 кеше йорттан үзләре чыккан. Биш кешене коткаручылар чыгарган.

Янгын сүндергәндә ут чыганагы кухнядан булуы ачыкланган. Янгын дүрт квадрат метрда сүндерелгән. Кухняда тәне нык янган хатын-кыз мәете табылган.
Янгынның башлангыч сәбәбе - ут белән сак эш итмәү.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев