Новости со всего света

Казанда Рональд Макдональд йортына 5 ел тула

Казандагы Рональд Макдональд йортына 5 ел тула. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Рональд Макдональд йорты" Казанда 2013 елда ачылды. Шул вакыттан бирле биредә республикадагы 7600дән артык бала һәм ата-ана булды. Әлеге түләүсез гаилә кунакханәсе Балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балаларның ата-аналары өчен төзелде.

Татар -информ


Нет комментариев