Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк

Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, Казанда сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. «Казанлылар яратып өлгергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре тавыш бирү көнендә һәр сайлау участогы янында оештырылачак», - дип искәртте Варакин. Сатып...

Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, Казанда сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казанлылар яратып өлгергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре тавыш бирү көнендә һәр сайлау участогы янында оештырылачак», - дип искәртте Варакин.

Сатып алучыларга азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Аларның бәяләре дә арзанрак булачак, дип өстәде Башкарма комитет аппараты җитәкчесе.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев