Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Машина отам дип, 151 мең сум акчасын урлаткан

Хокук яклаучылар халыкны һаман саен алдакчыларның кармагына эләгүдән кисәтеп торуына карамастан, андый күңелсез очраклар кимеми. РФ Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең "Дәрвишләр" 14нче полиция бүлеге хезмәткәрләре кеше алдалау факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 бүлеге нигезендә чираттагы җинаять эшен кузгатты. 2015 елның 6 декабрендә көндезге сәгать 2ләр...

Хокук яклаучылар халыкны һаман саен алдакчыларның кармагына эләгүдән кисәтеп торуына карамастан, андый күңелсез очраклар кимеми. РФ Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең "Дәрвишләр" 14нче полиция бүлеге хезмәткәрләре кеше алдалау факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 бүлеге нигезендә чираттагы җинаять эшен кузгатты.

2015 елның 6 декабрендә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә ниндидер билгесез адәм Казанда яшәүче 32 яшьлек бер ир-атның телефонына шалтыратып, үзен фирма вәкиле дип таныштырып, янәсе "Лексус" автомобилен отканын хәбәр итеп, шул сылтау белән ялганлап 151000 сум акчасын үзләштергән. Бу акчаны машина оттым дип шатланып, ир-ат үзе түләү терминалы аша билгесез адәмгә күчергән. Алдалауларын аңлагач полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре алдалаучы адәм шалтыраткан һәм акчалар күчерелгән ике мобиль телефон номерын ачыклаган, алар Мәскәү өлкәсе абунәчеләренә карый.

Шундый ук җинаять күптән түгел Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-атка карата да кылынган. Аңа да Самара өлкәсендәге абунәченең мобиль телефоныннан банк картасы блокировкалануы турында СМС-хәбәр килгән. Мондый алдалау очрагын белмәгән ир-ат СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерга шалтыраткан. Анда исә аңа банк картасын яңадан эшләтү өчен башка счетка акча күчерергә кушканнар. Бу сүзләргә ышанып, ул җинаятьчеләргә 100 мең сум акчасын күчергән. Алдалаучылар кармагына эләгүен аңлагач инде полициягә ярдәм сорап килгән.

Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне башкаручы адәмнәрне ачыклау чараларын күрә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы чит-ят кешеләргә артык ышанмаска, үзен кем дип кенә таныштырса да, акча күчерергә сораучыларның, гомумән, бернинди сүзен тыңламаска киңәш итә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев