Питрәчтә югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елгадан табылган
Новости со всего света

Питрәчтә югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елгадан табылган

Питрәчтә 4 көн элек югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елга төбеннән табылды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан дәүләт идарәсеннән. Элегрәк "Татар-информ" Мишә елгасы буенда егетнең курткасы һәм телефоны табылу турында хәбәр иткән иде. Шул урында эзләү-тикшерү эшләре оештырылды. Кичә Эчке эшләр министрлыгы водолазлары елга...

Питрәчтә 4 көн элек югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елга төбеннән табылды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан дәүләт идарәсеннән.

Элегрәк "Татар-информ" Мишә елгасы буенда егетнең курткасы һәм телефоны табылу турында хәбәр иткән иде. Шул урында эзләү-тикшерү эшләре оештырылды.

Кичә Эчке эшләр министрлыгы водолазлары елга төбендә 1,5 мең кв.м. мәйданда эзләү эшләре алып барды. Егетнең гәүдәсе, су төбеннән алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырылды.

Чыганак: Татар Информ


Нет комментариев