Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сөт сатып алу бәяләре кимүне компенсацияләргә тиешле субсидия дүшәмбе районнарга юлланачак

Быел ике ай эчендә республикада сөт җитештерү күләме, былтыргы шундый ук дәвер белән чагыштырганда, 3% арткан һәм 200 мең тонна тәшкил иткән. Бу хакта бүген муниципаль районнар белән киңәшмәдә вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. "Безнең алда сөт җитештерү үсешен 5%тан да ким булмаган дәрәҗәгә арттыру...

Быел ике ай эчендә республикада сөт җитештерү күләме, былтыргы шундый ук дәвер белән чагыштырганда, 3% арткан һәм 200 мең тонна тәшкил иткән. Бу хакта бүген муниципаль районнар белән киңәшмәдә вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

"Безнең алда сөт җитештерү үсешен 5%тан да ким булмаган дәрәҗәгә арттыру бурычы куелды. Республиканың әлегә 12 районы гомуми күләмдә 8,5 тоннага арттыруга иреште", - диде Әхмәтов. - Традицион рәвештә алдан барган төнъяк районнарга соңгы арада Арча, Азнакай, Зәй, Сарман, Аксубай районнары кушылды. "Красный Восток"тан Яшел Үзән һәм Әлки районнарына китертелгән буаз таналар хисабына сизелерлек үсеш көтәбез".

Сөт сатып алу бәяләре белән бәйле вазгыять авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең, 2 айда 179 тонна сөт сатып һәм шуның исәбенә 6 мең тонна үсешкә ирешеп тә, нибары 3,7 млрд сум табыш алуына китерде, бу былтыргы белән чагыштырганда 700 млн сумга азрак, дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, сөт сатып алу бәяләренең түбән булуы өлкәгә карата кызыксынуны киметергә тиеш түгел. Киресенчә, бу вазгыятьтә терлек асрауга игътибарны арттыру кирәк, бу оештыру белән бәйле чыгымнарны киметү бәрабәренә эшләнергә мөмкин, дип саный министр.

Сөт сату бәяләре төшүне компенсацияләү өчен каралган 800 млн сум субсидиягә килгәндә (ул бер кг сатылган сөткә 3 сум тәшкил итә), гыйнвар ае өчен бүленгән акчалар хуҗалыкларга юлланган, диде Әхмәтов. Февраль акчалары дүшәмбе көнне юлланачак, март акчалары 10нчы апрельгә кадәр китәчәк, дип аңлатты Әхмәтов. "403 млн сум федераль субсидия да килеп җитте, безнең 292 млн сум уртак финанслау белән алар киләсе атнада районнарга барып җитәчәк, әмма федераль субсидияләрне былтыргы эшчәнлек циклын йомгакламаган, банкротлык процедурасына кергән хуҗалыклар ала алмаячак", - дип өстәде министр.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев