Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Танылган оратор, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич Казанга килә

Аның "Жизнь без границ" дип исемләнгән нотыгын 30 майда "Татнефть Арена"да тыңларга була. Дөньяга танылган Австралиянең мотивацияләүче ораторы, аяксыз-кулсыз туган меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич шул уңайдан видео аша шәһәр халкына мөрәҗәгать белән чыкты. - Сәлам, Казан. Бу Ник Вуйчич. Мин 2016 елның 30 маенда, зур хыяллар белән янып...

Аның "Жизнь без границ" дип исемләнгән нотыгын 30 майда "Татнефть Арена"да тыңларга була.

Дөньяга танылган Австралиянең мотивацияләүче ораторы, аяксыз-кулсыз туган меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич шул уңайдан видео аша шәһәр халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

- Сәлам, Казан. Бу Ник Вуйчич. Мин 2016 елның 30 маенда, зур хыяллар белән янып яшәргә һәм беркайчан бирешмәскә дәртләндерү өчен, сезгә килергә җыенуым уңаеннан бик дулкынланам. Мин үземнең аяк-кулсыз тормышымны чиксез тормышка үзгәртергә ярдәм иткән кыйммәтләр һәм принциплар белән уртаклашасым килә. Мин сезне бик яратам. Әгәр сез рухландырып җибәрүгә мохтаҗ булган берәр кешене белсәгез, аны үзегез белән китерегез, - дип белдерә Вуйчич үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Вуйчич мәктәп, университет һәм башка оешмаларда чыгыш ясап, дөньяның күп кенә илләрен йөреп чыккан. Ул телешоуда катнаша һәм китаплар яза. Аның беренче "Чиксез тормыш. Бик тә бәхетле тормышка юл" беренче китабы 2010 елда дөнья күрә, 2012 елда ул рус теленә тәрҗемә ителгән.

2015 елның 28 һәм 29 мартында Ник Вуйчич "Чиксез тормыш" мотивацияләүче лекциясе белән беренче тапкыр Россиядә (Мәскәү һәм Санкт-Петербург) чыгыш ясаган. Бу Россия Вуйчич мотивацияләүче оратор буларак барган 55 нче ил булган.

2012 елның 12 февралендә ул Канаэ Мияхарега өйләнгән. Аларның ике сау-сәламәт уллары үсеп килә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев