Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда янгында 52 яшьлек ир-ат һәлак булган

Татарстанда җитди янгында 52 яшьлек ир-ат һәлак булган дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә. 8 март көнне, кичке сәгать тугызлар тирәсендә №63 эзләү-коткару бүлегенең диспетчер пультына 112 бердәм номерыннан янгын турында хәбәр килеп ирешә. Түбән Кама районының Ключ Труда авылында йорт, мунча,...

Татарстанда җитди янгында 52 яшьлек ир-ат һәлак булган дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

8 март көнне, кичке сәгать тугызлар тирәсендә №63 эзләү-коткару бүлегенең диспетчер пультына 112 бердәм номерыннан янгын турында хәбәр килеп ирешә. Түбән Кама районының Ключ Труда авылында йорт, мунча, сарай янган була.

Янгын сүндерүгә №63 эзләү-коткару бүлеге һәм "Шәңгәлче" ДПК хәзмәткәрләре килә. Фаҗига урынында янгын сүндерүчеләр кечкенә йорт, мунча һәм сарай янганын ачыклыйлар. Утның күрше йортларга да күчү куркынычы була.

Күршеләре янгын сүндерүчеләргә йортта кеше булырга мөмкинлеге турында әйтәләр.

Кичке сәгать унга янгын тулысынча сүндерелә. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынын карага керешәләр. Иртәнге алтыларда янган торакның иң ахыргы бүлмәсендә 52 яшьлек ир-атның янып беткән гәүдәсенә тап булалар. Һәлак булган ир йорт хуҗасының улы булырга тиеш дип фаразлана.

Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча һәм сарай янып көлгә әйләнә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе - мичләрне эксплаутацияләүдә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.


Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев