Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда яп-яшь егетнең мәетен баздан тапканнар

11 мартта кичке җиденче яртыларда шәхси йортларның берсендә баздан 19 яшьлек егетнең мәетен табалар. Экспертлар фаразлавынча, ул 10 сәгатьләп элек үлгән. Ул үзе 8 Март урамында яшәгән, ә үле гәүдәсен Успенский тыкрыгындагы дача йорты базыннан тапканнар. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза. Хәзер тикшерүчеләргә аның дача йортына ничек килеп эләккәнен ачыкларга...

11 мартта кичке җиденче яртыларда шәхси йортларның берсендә баздан 19 яшьлек егетнең мәетен табалар. Экспертлар фаразлавынча, ул 10 сәгатьләп элек үлгән. Ул үзе 8 Март урамында яшәгән, ә үле гәүдәсен Успенский тыкрыгындагы дача йорты базыннан тапканнар.

Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза. Хәзер тикшерүчеләргә аның дача йортына ничек килеп эләккәнен ачыкларга туры киләчәк.
Фаразларга караганда, үлем криминал белән бәйле, чөнки егетнең муенында пычак эзе бар. Якын арада бөтен экспертизалар үткәреләчәк.


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев