Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Терлекчесен буып үтергән фермер кулга алынган

Татарстанда 58 яшьлек Евгений Ивкин үзенең 60 яшьлек эшчесен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты хәбәр итә дип яза "Татар-информ" агентлыгы. Тикшерү версиясе буенча, Ивкинның Баулы районының Кызыл Яр авылында урнашкан хуҗалыгында 60 яшьлек ир-ат терлекче булып эшләгән. Ул үзенә хуҗалыктан бирелгән йортта яшәгән. Терлекче спиртлы эчемлекләр белән мавыккан....

Татарстанда 58 яшьлек Евгений Ивкин үзенең 60 яшьлек эшчесен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты хәбәр итә дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

Тикшерү версиясе буенча, Ивкинның Баулы районының Кызыл Яр авылында урнашкан хуҗалыгында 60 яшьлек ир-ат терлекче булып эшләгән. Ул үзенә хуҗалыктан бирелгән йортта яшәгән. Терлекче спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Ивкин аннан бинаны бушатуны сорый. Эшче йорттан китүдән баш тарта. Җомга көнендә исерек хәлдәге Ивкин эшчесенең өенә килеп, аннан күчеп китүен сорый тагын бер тапкыр сорый. Ир-ат баш тарта, шуннан фоң хуҗа терлекчене буып үтерә һәм өенә кайтып китә.

Евгений Ивкин үз гаебен таныган. Тикшерү эшләре барышында ул сак астында булачак. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре әлгеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев