Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тәүлек эчендә Татарстан сулыкларында өч ир-ат батып үлгән

6 июльдә Татарстанның кече сулыкларында өч кеше батып үлгән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәълүматларга караганда, судагы фаҗигалар Әгерҗе, Әлмәт районнарында һәм Казанда булган. 11:35 сәгатьтә Әгерҗе районы Тоба авылындагы күлдән коткаручылар 1961 елгы ир-атның гәүдәсен чыгара. Балыкчының ни сәбәпле суга батуы тикшерелә. Кичә 12:58...

6 июльдә Татарстанның кече сулыкларында өч кеше батып үлгән.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәълүматларга караганда, судагы фаҗигалар Әгерҗе, Әлмәт районнарында һәм Казанда булган.

11:35 сәгатьтә Әгерҗе районы Тоба авылындагы күлдән коткаручылар 1961 елгы ир-атның гәүдәсен чыгара. Балыкчының ни сәбәпле суга батуы тикшерелә.

Кичә 12:58 сәгатьтә Әлмәт районы Бишмунча авылындагы күлдән 1971 елгы ир-атның гәүдәсе чыгарыла. Суга батуының сәбәпләре ачыклана.

13:05 сәгатьтә Казан читендәге Комсомольское күлендә коткаручылар 4 июньдә юкка чыккан 1963 елгы ир-атның гәүдәсен табып ала.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев