Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

Татарстанда төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Язын автомобиль юллары өслеген саклау максатыннан кертелүче кертелүче әлеге чикләүләр 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 14 мартта кабул ителгән карарга таянып башкарыла. "Язгы чорда транспорт чарасы...

Татарстанда төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Язын автомобиль юллары өслеген саклау максатыннан кертелүче кертелүче әлеге чикләүләр 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 14 мартта кабул ителгән карарга таянып башкарыла.

"Язгы чорда транспорт чарасы күчәренә төшә торган иң чик авырлык күләмнәре бер күчәрлегә - 6, ике күчәрле арбага - 5 тонна, өч күчәрле арбага - 4 тонна билгеләнде", - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулыкташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажирлар ташучы автобусларга кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев