Яңалыклар
-
Хоккейчы балалар утырган автобуска һәлакәткә очраган
Республика Дәүләт автоинспекциясендә Татарстанның Лаеш районында хоккейчы балалар утырган автобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен атадылар. Ford Focus җиңел машинасы белән идарә иткән 24 яшьлек йөртүче руль артында йоклап киткән, каршы як полосага чыккан һәм микроавтобус белән бәрелешкән.
-
В Татарстане обсудят меры поддержки аграриев
Качественной подготовкой заявок на участие в программах федеральной и республиканской поддержки агропромышленного комплекса в республике занимается ГБУ «Центр компетенций по развитию сельскохозяйственной кооперации», которое на безвозмездной основе оказывает консультационную помощь и помогает в подготовке документов.
-
Рифкать Миңнеханов: Ясалма фәһем KDW-2026 форумының төп темасы булачак
Ясалма фәһем 2026 елдагы Kazan Digital Week халыкара форумының төп темасы булачак. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
-
Рөстәм Миңнеханов 430 нчы полкны «гвардия» исеме бирелү белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 430 нчы мотоукчылар полкы командиры полковник Айдар Бәйрәмгуловны һәм подразделениенең шәхси составын «гвардия» исеме бирелү белән котлады. Котлау тексты «Татар-информ» карамагында бар.
-
Татарстанда студентлар форумы узачак
Яр Чаллыда «Следопыт» лагере территориясендә 6 августтан 22 августка кадәр «Лига форум» XII студентлар мәгариф форумы узачак. Ул бишәр көнлек өч сменаны үз эченә ала.
-
Татарстан августта гаилә сәфәрләре өчен иң отышлы юнәлеш булды
Татарстан 2026 елның августында гаилә сәфәрләре өчен яшәү һәм очу бәяләренең отышлы ярашуы буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынны алды. Мондый мәгълүматларны «Яндекс Путешествия» сервисы китерә, дип хәбәр итә «Коммерсанть».
-
Помидорларда фитофтороз булса - җирне дәваларга кирәк
Помидорларда фитофтороз булганнан соң, җирне «дәваларга» кирәк — гөмбәчек споралары туфракта сакланып калырга мөмкин.
-
Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды
Теләче муниципаль районы Иҗтимагый советының инвестицион климатны яхшырту буенча чираттагы утырышы булып узды.
-
Казанда автомобиль ут баганасына бәрелеп йөртүчесе һәлак булган
Кичә кич Казанның Академик Арбузов урамында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Чаллыда 40 яшьлек ир-атның гәүдәсен судан чыгарганнар
Яр Чаллыда коткаручылар Кама елгасыннан 1985 елгы ир-ат гәүдәсен чыгарганнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Соңгы вакытта пенсия һәм социаль иминиятләштерү өлкәсе нинди үзгәрешләр кичерә?
Баланы үстерү, тәрбияләү шактый чыгымнар таләп итә. Балалы гаиләләргә ярдәм итү һәрвакыт дәүлэт контролендә һәм социаль сәясәтнең өстенле юнәлешләренең берсе булып тора.
-
Татарстанда уртача хезмәт хакы 97,2 мең сумнан артып киткән
Агымдагы елның беренче биш аенда, Татарстан Республикасында уртача айлык хезмәт хакы 97 264 сум тәшкил итте, ел белән чагыштырганда 16,5% ка арткан. Аерым алынган майда ул еллык үсеш 17,4% булганда 104 722 сумга тигез булган. Әлеге мәгълүмат Росстатның 2026 елның гыйнвар – июнь айлары өчен Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы докладында китерелгән.
-
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды
Районда, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында, «Балигъ булмаганнарның гаиләдән үз белдеге белән китү сәбәпләренә анализ һәм профилактик эш» темасына балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды.
-
Татарстанда XVIII гасыр мәчетен реставрацияли башладылар
Эшләр «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү » программасы кысаларында алып барыла.
-
Россиядә Telegram блокланырга мөмкин
Telegram мессенджерын Россиядә террористик дип танырга һәм блокларга мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдерде.