Соңгы вакытта пенсия һәм социаль иминиятләштерү өлкәсе нинди үзгәрешләр кичерә?
Баланы үстерү, тәрбияләү шактый чыгымнар таләп итә. Балалы гаиләләргә ярдәм итү һәрвакыт дәүлэт контролендә һәм социаль сәясәтнең өстенле юнәлешләренең берсе булып тора.
Һәрдаим законнар камиллэштерелә, ярдәм чаралары исемлеге киңәйтелә. Моның чираттагы дәлиле булып 2026 нчы елның 1 июненнән Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлавы тора. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.
Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына тубэндэге шартлар үтәлгәндә бирелә:
-мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары һәм ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган;
-керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.
Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артырга тиеш түгел(22609,50 сум). 2025 елга яшәү минимумы жомһориятебездэ 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.
Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алалар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк .
2. Инвалидлыгы булган кешеләр өчен кулай эш урыннары булдыру - мөһим бурыч.
Эш бирүчеләр техник җайланмалар һәм махсус җиһазлар сатып алуга һәм эш урыннарында урнаштыруга, шулай ук инвалидның өйдә эш урынын булдырырга тотылган чыгымнар өчен компенсация ала алалар.
Субсидияләр беренче һәм икенче төркем инвалидлыгы булган гражданнарны, шулай ук инвалидлыкның теләсә кайсы төркемендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштырганда эш урыннары булдырган өчен бирелә. Хезмәткәрләрне эшкә алу тулы эш көне шартларында кимендә 9 айга рәсмиләштерелергә тиеш. Шул ук вакытта инвалидлыгы булган кешегә хезмәткә түләүнең минималь размерыннан түбән булмаган хезмәт хакы да гарантияләнә.
Компенсация алу өчен эш бирүчегә хезмәт килешүе төзелгән көннән алып өч ай эчендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә гариза бирергә кирәк. Гаризага кешене реабилитацияләүнең индивидуаль программасын һәм башкарыла торган эшнең характерын исәпкә алып, эш урынын җиһазлауга тотылган чыгымнарын раслый торган документлар беркетелә.
Тикшергәннән соң, мәгълүматлар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә тапшырыла. Кисәтүләр булмаса, эш бирүче реестрга кертелә, һәм 10 көн эчендә тотылган чыгымнар өчен 200 мең сумнан артык булмаган күләмдә акча күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев