Татарстанда студентлар форумы узачак
В республике

Татарстанда студентлар форумы узачак

Яр Чаллыда «Следопыт» лагере территориясендә 6 августтан 22 августка кадәр «Лига форум» XII студентлар мәгариф форумы узачак. Ул бишәр көнлек өч сменаны үз эченә ала.

ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов хәбәр иткәнчә, беренче смена 6-10 август көннәрендә, икенчесе 12-16 август көннәрендә, өченчесе 18-22 август көннәрендә узачак. Соңгы сменага 44 илдән студентлар киләчәк, алар арасында Вьетнам, Эфиопия, Яңа Зеландия, Индонезия, Шри-Ланка да бар.

Чыганак:Казанские ведомости

 


Нет комментариев