Казанда автомобиль ут баганасына бәрелеп йөртүчесе һәлак булган
В республике

Казанда автомобиль ут баганасына бәрелеп йөртүчесе һәлак булган

Кичә кич Казанның Академик Арбузов урамында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Renault Duster автомобиленең 62 яшьлек йөртүчесе үзен начар хис иткән, идарәсен югалткан һәм ут баганасына килеп бәрелгән. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында ук  үлгән.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев