Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Хоккейчы балалар утырган автобуска һәлакәткә очраган

Республика Дәүләт автоинспекциясендә Татарстанның Лаеш районында хоккейчы балалар утырган автобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен атадылар. Ford Focus җиңел машинасы белән идарә иткән 24 яшьлек йөртүче руль артында йоклап киткән, каршы як полосага чыккан һәм микроавтобус белән бәрелешкән.

Ford Transit микроавтобусында 12 бала булган, аларның дүртесе зыян күргән һәм хастаханәгә озатылган.

Тикшерү комитеты юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддәләр буенча җинаять эше кузгаткан.

«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, дүрт бала Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, пациентларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Табиблар бәяләвенчә, зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, әйдәп баручы белгечләр җәлеп ителгән.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев