Чаллыда 40 яшьлек ир-атның гәүдәсен судан чыгарганнар
Яр Чаллыда коткаручылар Кама елгасыннан 1985 елгы ир-ат гәүдәсен чыгарганнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт турындагы мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә шаһиттан кергән. Гәүдәсе шәһәрнең Комсомол районында табылган.
11:50 сәгатьтә Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәтенең 6 нчы ЗПСО коткаручылары һәлак булган кешене ярдан якынча 10 метр ераклыкта су өслегеннән чыгарган һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәлакәт урынының коену өчен җиһазландырылмаган булуын ачыкладылар. Яр буенда коенуны тыю турында кисәтүче аншлаг урнаштырылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу булган.
Чыганак:челнытв
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев