Туган якта очрашулар дәвамлы булсын!
Беренче август аланлылар күңеленә матур истәлек булып кереп калыр. Бу көнне Бакылтай ял зонасына авыл халкын «Туган якта очрашулар» дип исемләнгән кичә җыйды. Бәйрәмнең махсус кунагы - Айдар Фәтхетдинов. Ул Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылыннан җиде йөз чакрым җирне үтеп, кичке бәйрәмдә катнашты, дистәдән артык җыры белән безне сөендерде.
Бәйрәм тамашасында Питрәч кызларының җырлары да күңелләрне эретте. Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия ханымны хөрмәт итеп, ерак юлны якынайтып килүче Гүзәл һәм Розалия үзләре дә шушы өлкәдә эшлиләр икән. Җырлары да авыл, мәхәббәт һәм туганнар хакында булды. Алдагы бәйрәмнәрне дә бергә уздырырга язсын, Кызлар!
Кояш баеп, офык артына югалуга пылау осталары халыкны тәмле ризык белән сыйлый башлады. Итләре авызда таралып торучы бу нигъмәтнең һәм кайнар чәйнең спонсоры Илдар Фазылҗановка авылдашлар исеменнән зур рәхмәт. Авыл киче булсынмы, очрашулар циклы узсынмы, игелекле егетебез үзе гармунда уйный, матур итеп җырлый һәм пылау казаны артында һәркемгә яхшы кәеф тарата.
Кичке тынлыкта тәмле ризык исе Алан өстендә озак эленеп торды. Күрше авылларга да барып җиткәндер, чөнки тамашачылар арасында Мәтәскә, Балыклы, Күкчә, Кибәхуҗа, Сауш кешеләре дә күренде.
"Аланда бәйрәм буласын кайдан белдегез?" - дигән соравыма, "МАХ яшәсен!" - дип җавап бирделәр. Чыннан да, яхшы хәбәр тиз тарала. Дус булып яшәүгә ни җитә?!
Һәр концертның бизәге булган кызларга зур рәхмәт! Зифа Хөсәенова һәм Илсинә Исмәгыйлова башкарган җырлар да яшәү матурлыгы, дуслык һәм бәхет турында булды. Урта буын үзешчәннәребез дә сынатмады. Сиринә Исмәгыйлова, Равилә ханым һәм Алмаз Җаббаровлар башкаруында яңгыраган җырлар тамашачы күңеленә хуш килде.
Көн яңалыгы номинациясендә (иң зур ачыш!) җиңүче Булат Наилевич булгандыр, мөгаен. Ул башта Бакылтай ял зонасын яңарту идеясенең ничек тууы хакында сөйләде. Берничә ел эчендә дәүләт программалары аша күпме эш башкарылуын саннар белән бәйләп аңлатты (әйтергә генә җиңел! Һәрберсе артында күпме сөйләшүләр, эзләнүләр һәм хат юллаулар ята!). Аннан соң җыелган халыкның күңелен үзенең җыры белән яулап алды. Бу яңгыраган сәнгать әсәренең Хәйдәр Бигичев репертуарыннан алынуы да күп нәрсә хакында сөйли. Сүзләре дә нинди бит аның?
... Бүләк ит син миңа җан җылысын,
Саф ак сөю, кайнар хисләрне,
Шул хисләрсез калу, илсез калу
Ә мин илсез, синсез нишләрмен...
Үзен күрсәм, шелтә белдерергә уйлап торам әле. Гел мактап торып булмый кешене. Сәләте була торып, ничек сәхнәгә чыкмыйча түзде икән ул? Сайланган җыр, аның эчтәлеге, тембры, башкару осталыгы хакында сүзем юк. Булат Наилевич, хөрмәтем чиксез! Авыл Сезнең кебек талантлар яшәгәндә ныгый!
Бәйрәмнең идея авторы Гүзәлия Җамалиева хакында язмый китеп буламы соң инде? Ул оештырган кичәләр үтә бер җылылык белән күңелгә кереп кала. Көннәр, айлар үтсә дә, телдән-телгә күчеп, искә алына. Бу юлы да шулай булды. Бөтен авылны Бакылтай паркына җыючы дустыбызга Аллаһның рәхмәте булсын!
Чәйнең катысы, сүзнең кыскасы яхшы. Бакылтай ял паркын яңартучыларга, халыкны ял иттерүчеләргә ихтирам белән, бәйрәмне алып баручы һәм шәрехләүче Альбина Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев