Мәгариф оешмаларын кабул итү буенча комиссия үз эшен башлап җибәрде
Мәгариф оешмаларын яңа 2026-2027 уку елына әзерләү максатыннан, мәгариф оешмаларын кабул итү буенча ведомствоара комиссиясе (аның Рәисе-Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы) 4 август көнне үз эшен башлап җибәрде.
Кичә комиссия Югары Кибәхуҗа, Алан, Олы Мәтәскә урта мәктәпләрендә һәм аларның филиалларында, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында булды.

Комиссия составына шулай ук мәгариф бүлеге житәкчесе Карпова Наталья Владимировна, янгын күзәтчелеге өлкән испекторы Хакимуллин Ленар Мулланур улы, полиция хезмәткәре һәм мәгариф бүлеге методистлары керде. Тикшерү барышында комиссия белем бирү оешмаларының торышына, янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык дәрәҗәсенә, санитария нормаларын үтәүгә, су, җылылык белән тәэмин итүгә, уку кабинетларын җиһазлауга игътибар итте.

Моннан тыш, бинаның һәм аның тирәсендәге территориянең техник һәм эстетик торышы, матди-техник торышы бәяләнде.
Комиссия эше нәтиҗәләре буенча учреждениеләргә ачыкланган кисәтүләрне төзәтү буенча тәкъдимнәр бирелде, алар уку елы башланганчы үтәлергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев