Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кырларда - техника шавы

Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - җыю эшләре бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенннән 4 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 4746 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.

Планга карата эш үтәлеше - 21%. Районның уртача тулаем икмәк кереме - 15200 тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә, 32 центнер иген уңышы туры килә. Бу күрсәткеч “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгында - 37,8, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә - 34,2, “Алан” акционерлык җәмгыятендә - 33,7 центер тәшкил итә. Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте игенчеләре көзге рапс культурасы чәчүгә кереште. Әлеге культураны алар 1451 гектар мәйданда игәргә планлаштыралар. Биредә көзге чәчү эшләре 5741 гектар мәйданда башкарылачак.

Бүген, без, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, “Әхмәтова Г.Ф.” һәм “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыклары кырларында булып, урып - җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык. 

Әүвәл, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгы кырларына сугылдык. Биредә Айрат Шәкүров “АКРОС - 530” комбайны белән  50 гектар мәйданда игелгән тритикале культурасын (арыш һәм бодай катнашмасы) суктыра иде. Моңарчы ул 60 гектарда игелгән арыш, 40 гектар мәйданда - көзге бодай басуын суктырып алырга  һәм амбар хуҗалыгына озатырга өлгергән. Айрат -  техниканы биш бармагыдай белгән, зур хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсенә ия  игенче - механизатор. Яшьрәк чакта ул  “Нива”, “ДОН - 1500 комбайннарында хезмәт куеп, зур тәҗрибә туплаган.

“Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгы  игенче механизаторлары 2026 ел урагына 27 июльдә төшкәннәр. Ширкәт идарәчесе Нияз Хәйруллин әйтүенчә, контроль суктырып карау вакытында тритикаленың чыгышы 22 центнер тәшкил иткән. Янәшәдә Айратның бункеры тулганын дәү арбалы МТЗ - 80 тракторы белән яшь механизатор Рәмис Вәлиев (Түбән Саурыш авылында яшәүче данлы Таһир, Васил һәм Фәрит Вәлиевлар династиясенең яшь буын вәкиле) көтеп тора. Биредә янгын куркынычсызлыгы турында да онытмаганнар. Әлеге нисбәттән, кырда МТЗ - 80 тракторына тагылган су савыты белән Евгений Яковлев кизү тора. Алга таба идарәче көннең икенче яртысында Раил Шәймәрдановның МТЗ - 82 тракторы  белән салам төргәкләячәген әйтте. Раил моннан берничә ел элек Саба аграр көллиятен тәмамлаган.

Кайтыр юлда Баландыш кырларын иңләдек. Иртәнге сәгатьләр генә булса да, биредә дә һәр кырда техника шавы гөрли иде. Иген суктыралар, салам төргәклиләр, саламнан арындырылган кырларны төп эшкәртүгә керешкәннәр. Без килгәндә “АКРОС - 580” комбайннарында эшләүчеләр Ильмир Галимов белән Данис Гайнетдинов  10 гектарда игелгән тритикале культурасын суктыра иде. Хуҗалыкның баш агрономы Фаил Фәсхиев әйтүенчә, арыш һәм бодай катнашмасы булган тритикаленың чыгышы һәр гектардан 32 центнер тәшкил итә. 51 гектарда игелгән көзге бодайныкы - 37, 45 гектар мәйданнан җыеп алынган арышныкы - 36 центер булган. Алар суктырган икмәкне амбар хуҗалыгына түкми - чәчми Хәйдәр Нәҗипов ташып торса,  теземнәргә салынган сап - сары, коры саламны исә МТЗ - 82 тракторы белән Илназ Галимов төргәкли. Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе Әнвәр Мөхәммәтшин - “Полесье” комбайны белән 60 гектарда игелгән арыш мәйданнарын теземнәргә салса, икенчесе - Данис Гайнетдинов яңа БТЗ - 254 тракторы белән суктырылган мәйданнарда төп эшкәртү алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев