Татарстанда еллык гаилә түләвенә кем исәп тота ала
2026 елдан «Гаилә» милли проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы — еллык гаилә түләве гамәлгә керде.
Еллык гаилә түләвен кимендә ике бала тәрбияләп эшләүче ата-аналар ала ала. Балаларның яше 18 яшькә кадәр яки 23 яшькә кадәр булырга тиеш, әгәр алар белем бирү оешмасында көндезге формада белем алсалар (өстәмә белем бирү программаларыннан тыш). Түләүне алуга шулай ук уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дәгъва итәргә хокуклы.
Еллык гаилә түләвен рәсмиләштерү өчен түбәндәге таләпләргә туры килергә кирәк:
- гаиләдә 18 яшьтән кечерәк яки 23 яшькә кадәрге ике яисә аннан күбрәк бала тәрбияләнә, әгәр алар көндезге укысалар;
- мөрәҗәгать итүгә кадәр бер ел дәвамында мөрәҗәгать итүче физик затларның керемнәренә салым түләде;
- мөрәҗәгать итүче һәм балалар Россия Федерациясе гражданнары булып торалар һәм аның территориясендә даими яшиләр;
- гаиләнең бер әгъзасына уртача айлык керем регионда билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкырдан артмый;
- гаилә мөлкәте (күчемле һәм күчемсез) билгеләнгән нормативларга туры килә.
Әгәр ата-аналар аерылышкан икән, бу түләү алу өчен киртә булып тормый. Әгәр каралган барлык шартлар үтәлгән булса, аларның һәркайсы гаризаны мөстәкыйль бирергә хокуклы. Аерылышкан ата — аналар өчен өстәмә таләп-алимент түләү буенча бурыч булмау гамәлдә.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев