Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

1 июньнән башлап Татарстанда Россия Социаль фонды ел саен бирелә торган яңа төр гаилә түләүләренә 25 000 гариза кабул итте

1 июньнән Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналардан пособие билгеләүгә гаризалар кабул итә башлады. Яңа төр ярдәм чарасы елына бер тапкыр 18 яше тулмаган ( көндезге бүлектә уку чорында 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә, бу очракта гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумының бер ярым тапкырыннан артмаска тиеш.

Түләү җан башына уртача кереме төбәктә узган елга билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма 2025 елда 22 609 сум тәшкил иткән. Пособиене  узган елда керемнәреннән физик затларның керемнәренә салым түләнгән ата-ана рәсмиләштерә ала.  Ата-аналарның рәсми никахта булуы һәм балалар белән бергә яшәве мәҗбүри шарт саналмый. Билгеле бер шартлар үтәлгәндә,   ата-аналарның икесе дә бер-берсеннән бәйсез рәвештә гариза бирә ала. Балалар һәм гариза бирүче Россия гражданнары булырга һәм илдә даими яшәргә тиеш.

            Түләүгә хокукны билгеләгәндә,  Социаль  фонд бүлеге белгечләре гаиләнең финанс һәм мөлкәт хәлен бәяли: хезмәт хакы, пенсия, пособие, компенсация, стипендия, алиментлар һәм башка керемнәр гариза биргән елга кадәр узган  ел өчен исәпкә алына. Бердәм пособие билгеләгәндәге таләпләргә туры китереп,  күчемсез милек һәм транспорт объектлары саны билгеләнгән нормалардан артмаска тиеш. Түләү күләме керемнәрдән түләнгән шәхси керемнәргә салым суммасы белән 6% ставка буенча исәпләнгән сумма арасындагы аерманы тәшкил итәчәк.

            Хезмәт килешүе буенча хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлегеннән, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, шәхси практикадан керемнәр, гражданлык-хокукый килешүләр буенча бүләкләүләр, авторлык гонорарлары, хәрби хезмәткәрләрнең, көч структуралары, ирекле формированиеләр һәм аларга тиңләштерелгән категорияләр хезмәткәрләренең хезмәт хаклары керемнәр буларак исәпкә алына.

             Шәхси керем салымы түләнүче башка керемнәр булмаган очракта, махсус салым режимнарын кулланучы(СТН, ПСН, БВДИ һ.б.) үзмәшгульләр һәм  шәхси эшмәкәрләр  түләүне ала алмаячак. Шулай ук алимент буенча бурычлыларга һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә түләү тиеш түгел.

            Гаризаны 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша, күпфункцияле үзәк яки Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

            "Яңа түләү - ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә сизелерлек ярдәм. Без ата-аналарның  яңа төр ярдәм  белән актив кызыксынуларын күзәтәбез: 1 июньнән бүгенгәчә 25 000 гариза кабул ителгән инде. Бу сан гаиләләрнең ярдәмгә ихтыяҗлары барлыгын  күрсәтә. Без пособие билгеләү процессын мөмкин кадәр уңайлы итәргә тырышабыз: гаризаны онлайн режимда тапшырырга мөмкин, ә карар кыска вакыт эчендә кабул ителә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

             Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

             Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев