Балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган
В республике

Балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган

Агымдагы елның 9 аенда Татарстан юлларында 2234 юл-транспорт һәлакәтендә 244 кеше һәлак булган. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 бала һәлак булган һәм тагын 381 кеше яраланган. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, юл – транспорт һәлакәтләре саны 4кә арткан, һәлак булучылар – 3кә, ә яраланучылар-8 кешегә кимегән.

"Еш кына нәкъ менә пассажир балалар һәлак була. Ике ел дәвамында алар катнашындагы аварияләр аеруча борчый. Быел 14 һәлак булган баланың 13 е-пассажирлар", - дип билгеләп үтте Рөстәм Гарипов.

Чыганак:татаринформ

Фото: © Дмитрий Шатров 


Нет комментариев