15 октябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2012 - 2013 елларда туган яшүсмер егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге башланып китте. Анда Кайбыч, Әтнә, Сарман, Алексеевск, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Теләче районнарыннан килгән командалар көч сынаша. Ярышлар 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Теләче районы командасын Иске Җөри, Теләче, Үзәк һәм Шәтке урта мәктәбе укучылары тәшкил итә. Егетләрне ярышларга “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары - Шамил Шәяхмәтов, Әзгам Зәкиев һәм Рәшит Габделхаевлар әзерләде.
Бүген әлеге ярышларны ачу тантанасы булып үтте. Анда Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков, районның спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең әйдәп баручы белгече, ярышларның баш хөкемдары Алексей Овощников катнашты һәм чыгыш ясады. Тантананы балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Изумруд” бию төркеме кызлары (җитәкчеләре - Ләйлә Касыймова) чыгышы бизәде.
Җиңүче командаларны 18 октябрь көнне, ярышларны ябу тантанасында бүләкләячәкләр.
Нет комментариев