121 көн ял итеп, 245 көн эшләячәкбез
Быел биш көнлек эш атнасында эшләүче татарстанлылар, Татарстан Хезмәт министрлыгының җитештерү календаре буенча, 121 көн ял итәчәк һәм 245 көн эшләячәк.
Февраль аенда Татарстанда 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү сәбәпле кыска эш атнасы булачак.
2024нче елда бу бәйрәм җомгага туры килә, бу көнне ял итәчәкбез. Димәк, 22 февраль пәнҗешәмбе эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
Чыганак: https://shahrikazan Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев