27 март - Халыкара театр көне
27 март - Халыкара театр көне, ул бөтен дөнья буйлап 1961 елда билгеп үтелә башлый.
Халыкара театр көне ул артистлар өчен генә түгел, миллионлаган тамашачылар өчен дә бәйрәм. Әлеге күркәм бәйрәм белән барлык театр сөючеләрне котлыйбыз! Театр – ул серле бер дөнья! Күпме күңелләрне дәвалап, хыял, гүзәллек, рухи байлык бүләк итә! Театрда хезмәт иткән һәр кеше хөрмәткә лаек! Без Сезгә уңышлар, тамашачы тулы заллар, ихлас алкышлар телибез! Тормышта да һәркемнең сайлаган роле якты булсын! Язмыш дигән иң төп пьеса бәхетле вакыйгалардан, шатлыктан, җиңүләрдән генә торсын! Гаилә иминлеге, бәхет, сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев