29 май якшәмбе көнне Теләче "Ихлас" мәчете бинасында "Намаз уку" бәйгесе үткәреләчәк
Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк.
Беренче төркем - мәктәпкәчә яшендәге һәм 1 - 2 сыйныф балалары. Шарты - 2 рәкагәтьле намаз укып күрсәтү, кыска сорауларга җавап бирү.
Икенче төркем - 3 - 4 сыйныф балалары. Шарты - 5 вакыт намаз арасыннан берсен укып күрсәтү, "Кунут догасын, "Аятел көрси" не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.
Өченче төркем - 5-7 сыйныф балалары. Шарты - 5 вакыт намаз арасыннан берсен укып күрсәтү, "Кунут" догасын, "Аятел көрси" не, Азанны, азан догасын һәм тәсбих догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.
Дүртенче төркем - 8-11 сыйныф балалары. Шарты - 4 рәкагәть намазны укып күрсәтү, "Кунут" догасын, "Аятелкөрси" не, "Әль-Фил" сүрәсеннән "Ән-Нәс" сүрәсенә кадәр белү, шулай ук 44 фарызны һәм "Фатиха" сүрәсенең тәфсирен, иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.
Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучыга күчтәнәч бирелә
, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм бүләк тапшырыла?.
Башлана 8:00 сәгатьтә.
Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев