Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

43 тапкыр кеше гомерен саклап…

Кеше гомерен саклап калуны минутлар түгел секундлар да хәл итә. Күп кан югалтып, аңсыз хәлдә килгән авыруларга тиз арада кан салырга кирәкле очраклар аз түгел. Шундый вакытларда кеше язмышына битараф булмаган бик күпләр ярдәмгә ашыга, үз каннарын биреп, авыруны үлемнән алып кала.

Андыйлар арасында райондашларыбыз да байтак. Шундыйларның берсе район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы Резедә Рәшит кызы Гильметдинова. 43 тапкыр кан тапшырып, шушы көннәрдә «Россиянең Мактаулы доноры» исеменә лаек булды. Аңа рәхмәт сүзләрен җиткереп, таныклыкны республиканың кан салу станциясе җитәкчелеге тапшырды. Резедә ханым 43 тапкыр ярдәм кулы сузган дигән сүз. Ул изге гамәлен нәкъ менә шулай тиеш дип саный...

Тулырак район газетасының 5 апрель санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев