Афәрин, кызлар!
9-12 ноябрь көннәрендә Буа шәһәрендә 2011-2012 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Теләче районы данын тренер-укытучы Шәяхмәтов Шамил Альберт улы җитәкчелегендә Олы Мәтәскә, Шәтке, Үзәк, Теләче урта мәктәбе кызлары җыелма командасы яклады. 4 көн буе барган кискен, шул ук вакытта кызыклы барган уен нәтиҗәләре буенча безнең кызлар 3 урынга лаек булды. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар әлеге кызларыбыз өчен әле беренчесе.Тырышлыклары өчен аларга сокланасы гына килә. Афәрин, кызлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев