Айрат Якупов иҗатташ дусларын җыйды
Район яңалыклары

Айрат Якупов иҗатташ дусларын җыйды

Сәламәтлеге чикле булу иҗатка һәм аралашуга киртә түгел. Моның матур үрнәген райондашыбыз Айрат Якупов күрсәтте: ул иҗатташ дусларын бергә җыеп, Иске Җөри авылы мәдәният йортында, күңелләрне якынайткан очрашу оештырды.

Якуповлар гаиләсе инициативасы да җылы мохит тудырып, бергә булуның кадерен искә төшерде. Айрат Якуповның дусларын берләштерүе аның активлыгын, кешеләргә булган ачык мөнәсәбәтен күрсәтә. Иҗатташ дусларның бу очрашуы һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр калдыргандыр.

  
  

К.Тинчурин театры каршында сәламәтлекләре чикле балалар белән эшли торган «Могҗиза» театр студиясе артистлары Айратка, дусты Анель Имамиевка һәм аларның дусларына киләчәктә дә шундый җылы очрашулар, яңа иҗади идеяләр телибез!

  

Нет комментариев