Пенсионерлар ноябрь пенсиясен алданрак алачак
В республике

Пенсионерлар ноябрь пенсиясен алданрак алачак

Татарстанда яшәүче пенсионерларның бер өлеше ноябрь ае өчен пенсияләрне гадәттәгедән иртәрәк алачак. Бу хәл ноябрь башындагы бәйрәм көннәре белән бәйле.

Мәсәлән, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Шуңа күрә, пенсияне гадәттә айның 4 нче, 6 нчы, 7 нче яки 8 нче саннарында алучылар үз акчаларын 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә үк кулга алачак.
 

 


Нет комментариев