Районыбызда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура – спорт комплексының отличие билгеләренә ия булучылар саны арта.
Октябрьдә комплексның "Алтын" значокчылары исәбенә мәгариф бүлеге», районының Үзәкләштерелгән бухгалтериясе һәм Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә кушылды. Аларны ГТО комплексының нормативларын уңышлы үтәүләре белән котлыйбыз!
Исегезгә төшерәбез, Теләче авылының «Батыр» спорткомплексында теләгән һәркем «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының нәрсә икәнен җентекләбрәк белә, ГТО комплексының рәсми порталында теркәлә, ГТО комплексының нормаларын (тестларын) үти һәм, әлбәттә инде, үзенең лаеклы отличие билгесен һәм ГТО комплексы таныклыгын ала ала.
Нет комментариев