Төркия Татарстанда яңа  инвестпроектлар ачарга планлаштыра
В республике

Төркия Татарстанда яңа инвестпроектлар ачарга планлаштыра

Төркия Татарстанда яңа эре инвестицион проектлар эшләтеп җибәрергә җыена. Бу хакта Казанда Төркия Республикасының 103 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы кабул итүдә Генераль консул Угур Йылмаз сөйләде.

Дипломат мондый планнарны икътисади күрсәткечләрнең кискен үсеше белән бәйләде. Аның сүзләренә караганда, 2021 елда Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше 563 миллион доллар тәшкил иткән, ә узган ел якынча 5 миллиардка кадәр үскән. Төркиянең республикага турыдан-туры капиталы 3 миллиард долларга җитә. 

Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгын 1996 елның сентябрендә ачтылар. Быел аңа 30 яшь тула.


Нет комментариев