Агымдагы елның тугыз аенда Татарстан юлларында 2234 юл - транспорт һәлакәтендә 244 еше һәлак булган. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин белдергәнчә, балалар катнашында 358 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 бала һәлак булган һәм тагын 381 кеше яраланган. Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда, юл - транспорт һәлакәтләре саны 4 кә арткан, һәлак булучылар - 3 кә, ә яраланучылар - 8 кешегә кимегән.
Еш кына нәкъ менә пассажир балалар һәлак була. Ике ел дәвамында алар катнашындагы аварияләр аеруча борчый.
- Быел һәлак булган баланың 13 е - пассжирлар, - дип билгеләп үтте районның баш автоинспекторы Илнур Кәримуллин.
Балалар катнашындагы һәлакәтләр турында язарга алынуыбыз тикмәгә түгел, чөнки 26 ноябрь көнне республика һәм шул исәптән районныбыз юлларында “Көзге каникул” дип исемләнгән профилактик чара башланды. һәм ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Масштаблы чара балалар белән бәйле юл - транспорт травматизмы очракларын киметүгә юнәлдерелгән. Автоинспекторлар, көзге бәйрәмнәр дә өстәлгән бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләячәк. Әлеге нисбәттән, районкүләм чаралар комплексы булдырылган.
- Безнең тарафтан төп игътибар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп йөри торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдереләчәк. Юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактлары яшь юл инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитеты, шулай ук “Алдынгылар хәрәкәте” иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән берлектә кисәтеләчәк. Хокук бозу турындагы мәгълүматлар профилактик эш алып бару өчен мәгариф учреждениеләренә җибәреләчәк. Шулай ук безнең тарафтан мәгариф оешмаларында укучылар, аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк. Болардан тыш, тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак, - дип аңлатты Илнур Хәлим улы.
Ноябрь, декабрь айларында көннәр кыскара, төннәр, озыная, тәүлекнең күпчелек өлеше караңгылыкка чумачак. Моңа әле кар - буран, яңгыр аркасында һава шартларының уңайсызлануын да өстәргә кирәк. Әлеге нисбәттән, инспекторлар юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга һәм яктылыкны кире кайтару элементларын кулланырга чакыра.
Нет комментариев