Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Актив кыз

Спортның нинди төрләре генә юк. Ә менә бүгенге әңгәмәдәшем, Теләче авылы кызы Руфина Гарифуллина картинг белән кызыксына.

Җәйме, кышмы районның ДОСААФ оешмасы янәшәсендә урнашкан мәйданнан кеше өзелми -  төрле яшьтәге балалар бар монда. Дөрес күбесе малайлар әлбәттә, кызлар да юк түгел. Мөмкинлек булганда, ярышларда катнашып, үзләрен дә сынап карыйлар. Күптән түгел Балтач районында осталыкларын күрсәткәннәр. “Мондый ярышларда катнашу өчен курыкмаска, һәм иң мөһиме – вакыт кирәк”-  ди, әңгәмәдәшем.

Сигез яшендә дусларыннан ишетә ул районда шундый картинг-  клуб бар икәнен.  Кызыксынып китә. Әти-әнисе дә каршы булмый. Шулай итеп тәвәкәлли.

- Беренче мәртәбә машинага утырганда  миңа 10 яшьләр булгандыр.  Әгәр син җаның-тәнең белән нидер телисең икән, сине берни туктата алмыйдыр ул. Дөрес, мәктәптә дәресләрне дә гел калдыру дөрес түгел инде. Шулай да ярышлар булса, аларны калдырмаска тырышабыз, - диде ул. Әле ул балалар иҗат үзәгендә бию түгәрәгенә дә йөрергә вакыт таба. Алдынгылар хәрәкәтендә  активист.  - Анда кызыклы  чаралар уздырабыз, спорт ярышлары уздырабыз, - ди актив кыз.

​ - Картинг - клубка укучыларны 2020 елның март аенда  җыйдык. Башта килүчеләр күп булмаса да, соңрак кызыксынучылар күбәйде. Ләкин чыннап торып йөрергә калалар  - йөрергә курыкмаганнары, машина яратучылары.  Берара машиналар да җитми башлаган иде әле. Сүз дә юк, районда картингны җәелдерергә кирәк дип саныйм. Хәзерге вакытта 30 якын картингист шөгелләнә.  Чып – чын спортсменнары  - унау.  Руфинә ул беренче елны ук язылган иде, буе җитмәү сәбәпле йөри алмады. Икенче елны килде яңадан. Хәзер инде бәйгеләрдә даими катнаша, призлы урыннарга да чыга. Балалар белән Ильшат абыйлары шөгельләнә, Шәрәфиев. Бик яраталар үзен. Алардан  күренекле спортчылар чыкмаса да, бәлки, урамнарда дөрес итеп машина йөртүчеләр артыр. Аннары бирегә йөрүче балалар инженерлык серләренә дә төшенә,  - диде районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов.

 

         Әйе, бу спорт төре ярыштырып кына калмый, юл йөрү кагыйдәләрен белергә, машина белән идарә итү осталыгына да өйрәтә. Картингта шөгыльләнгән балалар киләчәктә юлларда иң ышанычлы автомобиль йөртүчеләр булыр.  Ә анда шөгельләнүче малайлар һәм кызларга зур җиңүләр теләп калабыз!

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев