Юлларда ашыгулар, ашкынулар һәм сабырсызлык күрсәтү очраклары, гадәттә, һәлакәткә китерә. Җәйге каникул чорында вакытның күп өлешен урамда уздырырга яраткан балалар өчен дә, бу закончалык искәрмә түгел.
Алар бу чорда роликларда, самокатларда һәм велосипедларда элдерергә яраталар. Шунысы игътибарга лаек, юлда бәхетсезлеккә тарыган балалар, күп очракта үзләре гаепле була. Ел башыннан республика юлларында балалар катанашында мототраспорт белән бәйле 14 җитди авария килеп чыккан .Аларда ике баланың гомере өзелә, 12 се җитди тән җәрәхәтләре ала. Болар хакында һәм юл йөрү кагыйдәләренең төп таләпләре һәм үзенчәлекләре турында без юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин белән сөйләшеп алдык.
-
Быел республикада алты айда 16 яшькәчә балалар катнашында теркәлгән 300 юл-транспорт һәлакәтендә 13 бала үлде, 200 дә артыгы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды. Бу һәлакәтләрендә машина йөртүчеләрне генә гаепләп булмый. Велосипедчылар, җәяүлеләр үзләре дә кагыйдәне еш боза. 2015 елның 1 июлендә җәяүлеләр юлында велосипедта йөрүне тыю турында закон гамәлгә кертелде. Велосипедта бер кул белән йөрү, велосипедны йөртергә комачаулый торган йөк йөртү, пассажир йөртү өчен махсус җайланма куелмаган килеш 7 яшькәчә булган балаларны утыртып йөрү дә тыела. Ике этапта, яз һәм көз айларында үткәрелүче “Игътибар балалар!” акциясе кысаларында без балалар, әти-әниләр һәм педагоглар белән тагын бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерәбез. Быелгы профилактик чараның көзге чордагысы 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр үткәреләчәк. Чара кысаларында үткәрелүче әлеге дәресләр, гадәттә, сыйныф сәгатьләре вакытында өйрәнелә, ләкин бу гына аз. Гадәттә, балалар әти-әниләреннән үрнәк алалар. Кайвакыт әти-әниләр үзләре үк җәяүлеләр кичүенә барып тормыйча гына юлны теләсә-кайсы урында кисеп чыга, янәсе юлда машина юк. Ләкин бала әти-әнисенең гадәтен хәтеренә сеңдерә, икенче юлы инде, аның да өлкәннәр булмаганда, ул әлеге хаталы адымны кабатларга мөмкин. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, - диелә халкыбыз әйтемендә. Безнең тарафтан юлны тиешле урында кичмәгән 16 яшькәчә булган балага: “Тукта, синең тормышың куркыныч астында” дигән карточка төзелә. Әлеге карточкалар бала белем ала торган мәктәпкә җибәрелә. Белем бирү учреждениесе администрацияcе әлеге бала һәм аның әти-әнисе белән профилактик эш алып барачак. Азактан, мәгариф учреждениесе бу эшнең нәтиҗәләре турында дәүләт автониспекцияcенә хәбәр җибәрергә бурычлы, дип аңлатты районның баш автоинспекторы.
Моннан тыш, ул әти -әниләргә, балаларның үзләренә мөрәҗәгать итеп:
-
Хөрмәтле әти-әниләр! Исегезгә төшерәбез, юлда йөрү культурасы, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Балалар өчен иң тәүге һәм абруйлы тәрбияче булып әти-әни санала. Өстәвенә, бу Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 5,35 маддәсе белән дә ныгытыла. Анда балаларын тәрбияләмәгән, карамаган, ягъни күз-колак булмаган әти-әниләргә административ җаваплылык каралуы турында әйтелә, - дип тә белдерде.
Нет комментариев