Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы старт алды
В республике

Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы старт алды

Татарстан нефть-газ химиясе форумы Казанда старт алды. Чараның ачылуын белдерүче символик вентильне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов борды.

"Нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан без гадәттәгечә Татарстан нефть – газ химиясе форумын уздырабыз, ул илнең иң эре тармак мәйданчыкларының берсенә әверелде», - дип белдерде Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан өчен форум аерым әһәмияткә ия, чөнки нефть – газ-химия секторы-республика икътисадының база тармакларының берсе һәм Технологик үсеш өчен мөһим юнәлеш.

Чыганак:татаринформ

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»


Нет комментариев