«Идел» яшьләр үзәгендә » Ура, авылга!» проектын гамәлгә ашыручылар җыелды
Район яңалыклары

«Идел» яшьләр үзәгендә » Ура, авылга!» проектын гамәлгә ашыручылар җыелды

24 август көнне «Идел» яшьләр үзәге базасында » Ура, авылга!» проектын гамәлгә ашыручылар җыелды.

Катнашучылар үз эшләнмәләре белән уртаклашып кына калмадылар, актив рәвештә тәҗрибә уртаклаштылар — башка муниципалитетлардагы хезмәттәшләреннән файдалы идеяләр алдылар.

Чарада дәрәҗәле кунаклар да катнашты, алар – ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, депутат Айрат Зарипов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Марат Әхмәтов проектның нәтиҗәле булуын билгеләп үтте һәм балаларга туган телләрен өйрәтүдә яңа алымнар эзләргә өндәде һәм ахырда төрле районнардан оештыручыларны бүләкләде.


Нет комментариев