Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әлеге шигырь Рәмиснең әнисе Гөлнара апа соравы буенча язылган

2023 нче елның 12 нче октябрендә махсус хәрби операция барышында гомерен биргән Закиров Рәмис Рамил улының урыны җәннәт түрләрендә булсын! Тыныч йокла,Батыр!

Йөрәк сагышы

Ниләр диеп кенә башлыйм икән
Башларыма төшкән хәсрәтне.
Ачсам сезгә күңел капкаларым
Аңлый алырсызмы хәлемне?

Сызып-сызып ала йөрәккәем
Күргән саен кабер ташларын.
Дога булып барсын һәрбер сүзем
Бәетемне,дуслар, башлармын.

Егерме өчнең шыксыз октябре
Гүя кояш сүнде,каралды.
Шомлы хәбәр каплап авыл өстен
Үзәк өзгеч хәбәр таралды.

Сагыш төсе диләр сары төсне
Кайгы төсе иңде көзләргә.
Гаеплеме икән соң син көзем?
Хәсрәтемне сөйлим кемнәргә?

Кемнәр аңлар минем йөрәгемне
Табылырмы икән дәвасы?!
Ана нишли алсын кара гүргә
Кереп яткач газиз баласы?

Зарланмадың,балам,тәртип дидең
Шалтыратып хәлем сорадың.
Телефонның нәни экраныннан
Матур итеп,улым,елмайдың.

Бар да яхшы, әни,борчылма син
Менә тиздән кайтырмын ялга.
Дидең балам,сүзеңдә син тордың,
Ләкин кайттың кара табутта.

Бар жылыма төреп исемеңне
Уеп яздык каберең ташына.
Кем уйлаган алтын көз аенда
Кайгы килер диеп башыма.

Октябрьнең уникенче көне
Бәгыремә сызлап уелыр.
Кайчан бетәр каһәр суккан сугыш?
Күпме кан-яшь тагын коелыр?

Туган көнең тиздән алмам,балам
Син генә юк,өзә бәгырьне.
Арабыздан китеп бардың,улым,
Тутыра алмый егерме бишне!

Көнен-төнен тик син уйларымда
Синең белән ятам,торамын.
И син Раббым,газиземә минем
Оҗмаһ бүләк итче, Аллаһым!

Ап-ак кардан сырып юрган яптым
Кабереңнең,улым,өстенә.
Тоярсың дип йөрәк җылыларым
Догаларым төрдем эченә.

Йомшак карлар ява җир өстенә
Капладылар синең эзләрне.
Кышы,язы,җәе бик тиз үтәр
Ярата алырмынмы көзләрне?!

Рәсемең калды миңа юанырга
Хатирәләр калды,сагынам.
Тыныч йокла,урының йомшак булсын
Догамнан һич калдырмам,балам!

29.01.2024
Гөлназ Шарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев